“Әбиемнең серле сандыгы”

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

8 январь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен фольклор сәгате булып узды. Чара барышында балалар татарларның көнкүреше тарихы белән таныштылар. Катнашучылар әбиләрнең сандыгына күз салдылар. Анда элекеге буын әбиләребезнең кием-салымнары, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләре саклана. Һәрбер әйбер кеше кулының кагылу җылысын, останың энергетикасын, ниндидер сер саклый. Балалар игътибар белән милли бизәкләр, хатын-кыз милли киемнәре элементлары, боларның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар. Катнашучылар кулъяулык, камзул, калфак, сөлгеләр бизәкләренә сокланып карап тордылар. Фольклор сәгате татар халкының үткәненә күз салырга һәм хәзергесе белән бәйләүче җепләр табарга ярдәм итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International