Мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Мичән авылында"Татарстанда- кыш" проекты кысаларында. "Тау шуу" бәйрәме үткәрде. Тау башы ул көнне балаларның шатлыклы чыр-чу тавышыннан, олыларның рәхәтләнеп, дөньяларын онытып тау шууыннан гөрләп торды. Шулай ук, тәмле чәй, кайнар коймак, сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Көлдә пешкән кайнар бәрәңгедән дә һәркем авыз итте. Көне дә искиткеч матур булганлыктан, халык та күп килде һәм бар халык чын күңелдән ял итте. Кыш бабай белән Кар кызының килүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Спорт уеннарыннан тыш милли уеннарның да урын алуы, тәрбияви чара булды. Әлеге бәйрәм тагын озак еллар Иске Мичән тау битен гөрләтеп торса иде.