"Яшьлек"яшьләр үзәге, алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры уздырды.  

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

"Яшьлек"яшьләр үзәге, алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры уздырды.               

6 нчы январь көнне, Шәмәрдәндә, ир-ат командалары арасында, алкалы хоккей буенча турнир үтте. Биредә Шәмәрдән, Саба, Кукмара, Питрәч  районнарынан килгән иң көчле командалар көч сынашты. Турнирны  "Яшьлек"яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы башлап җибәреп уенчыларга уңышлар теләде. 

Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Кукмара, 2нче урынга Шәмәрдән,3 нче урынга Саба командалары чыкты.  Җиңүчеләргә "Яшьлек" яшьләр үзәге исеменнән грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International