Район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Бүген Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбенә  укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре  махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары ел саен үткәрелә торган район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды. Чарада районыбыз мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә белем алучы укучылар катнашты. Саба урта мәктәбендә бәйрәмгә килүчеләрне һәр почмакта аниматорлар уен-көлке, җыр-бию белән каршы алды, алты юнәлештә мастер-класслар үтте.  Саба аграр көллиятендә югары сыйныф укучылары өчен кызыклы тамаша узды. Һәр катнашучыга шәхси эшмәкәр Гөлия Каримова кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат, тәм-томнар, уеннарда катнашучыларга аерым истәлекле  бүләкләр таратылды.

    Чара кысаларында 2025нче елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән “Минем шәҗәрәм” дигән генеологик тикшеренүләрнең республика бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә өч яшь төркеме буенча 25 мәктәп укучысы катнашты һәм җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булды. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлавыннан соң, сәхнәдә Яңа ел тамашасы башланып китте. Кыскасы, укучылар бәйрәмнән яңа көч, дәрт һәм бәйрәмчә хис-кичерешләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International