"Яңа ел сәгате"

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

3 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! Кечкенә кунакларны "Яңа ел сәгате" дип аталган мавыктыргыч тамаша көтә иде. Яраткан геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, Клоун, Татар кызы һәм хәтта Убырлы карчык белән бергә балалар Яңа ел сәгатьләре өчен югалган саннарны эзләргә керештеләр. Чөнки сәгатьтән башка бәйрәм башланып китә алмас иде, чыршы бизәлмичә, бүләкләр бирелмичә калыр иде.

Күңелле уен барышында, тылсымлы конвертлардан биремнәр башкарып, балалар һәм аларның әти-әниләре, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары җитәкчелегендә, онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Яшь талантлар үзләренең сәләтләрен бик шатланып күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр башкардылар, шуның өчен Кыш Бабайдан лаеклы бүләкләр алдылар.

Бәйрәм кәефе лотерея билетлары уйнату беләндәвам итте. Барлыгы 237 бәхетле билет ияләренә бүләкләр тапшырылды. Чараны Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International