«Мәңгелек бәхет җырчысы»

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Татар шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан 2 гыйнварда Бигәнәй китапханәсендә «Мәңгелек бәхет җырчысы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда биографик характердагы әдәбият һәм авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Ул 1901 елның 1 гыйнварында Сыркыды авылында (хәзерге Мордовиянең Торбәй районы) туа. Бохарада яши, нәкъ менә шул якларда аның шигъри формалашуы башлана. Аннары Оренбургта, Ташкентта яши, журналист һәм укытучы булып эшли. Мәскәүдә укый, Казанда «Җир Уллары»дигән беренче шигъри җыентыгын чыгара. «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре», «Азат хатын»журналларында җаваплы сәркатип булып эшли. Үзен драматургиядә сынап карый, романтизмны реализмга алыштыра. Мөгаен, 1920 елларда иң популяр татар шагыйре булгандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International