Адлер Камил улы Тимергалинның туган көненә 3 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Милли фантастика остасы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Адлер Тимергалин–татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанр үсешенә зур өлеш керткән язучы-фантаст. Аның әсәрләре, мавыктыргыч сюжеттан тыш, кешелек дөньясын борчыган күп кенә фәлсәфи, әхлакый һәм социаль проблемаларның күтәрелүе белән дә кызыклы. Ул шулай ук зур булмаган юмористик хикәяләр, фельетоннар һәм тел белеменә кагылышлы җитди хезмәтләр авторы, рус язучы-фантастларының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Күргәзмәдә аның иң популяр әсәрләре тәкъдим ителде.