30 декабрь көнне Пүкәл авыл клубында " Яңа ел могҗизасы!» исемле бәйрәм бал –маскарады булды. Бәйрәмдә авыл җирлегенең төрле яшьтәге кешеләре катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе дәрт һәм энергия бирде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте. Чара башында авыл җирлеге башлыгы Райнур Гилфан улы барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук авылдашларга рәхмәт белдерде. Бөтен начарлык узып баручы елда калсын, ә бөтен яхшылык, матурлык һәм яктылык Яңа елга күчсен.