Чаңгы сезоны ачык!
29 декабрь көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, чаңгы сезоны ачылу уңаеннан, Шәмәрдән авылында чаңгы ярышлары үткәрде.
Бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга, күңелләрен ачарга килгән Кыш Бабай һәм Кар кызы аеруча бәйрәм рухы тудырды! Чарада Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы катнашты.
«Оештыручыларыбызга – “Яшьлек“ яшьләр үзәге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт. Барыгызны да якынлашып килүче яңа еллар белән! Яңа еллар барыбызга да шатлык, яхшы хәбәрләр һәм нык сәламәтлек китерсен! Чаңгыга чыккан һәр катнашучыга җиңү юлдаш булсын, ә спорт белән шөгыльләнү теләгегез яңа елда уңыш нигезе булсын»,-диде Альберт Кави улы.
Бу көнне ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, лаеклы ялда булучы өлкәннәребезне дә күрергә була иде. Ярышта һәр нәни катнашучыга татлы бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы спортчыларга грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.