Бу бәйрәм иң гаҗәеп үзгәрешләр, бүләкләр, сюрпризлар белән бик күңелле атмосферада узды. Измә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән коллективлар Яңа ел концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук Өтернәс, Пукал, Сәрдә, Олыяз авыл мәдәният йортлары мөдирләре дә катнашты. Күңелле уеннар һәм конкурслар барлык катнашучыларга бәйрәм рухы бүләк итте. Һәм, әлбәттә, бәйрәм тамашасында катнашучыларның барысы да бәйрәмнең төп персонажлары –Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләренә лаек булды.