Мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эше

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар — безнең киләчәгебез. Нәкъ менә шуңа күрә мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшенә даими рәвештә зур игътибар бирелә. Бу балаларга үзләрен, үз сәләтләрен һәм һәвәслекләрен яхшырак аңларга, һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә. Бу айда башлангыч сыйныф укучылары матурлык салонында чәчтараш, визажист эшенең үзенчәлекләре белән таныштылар. Ә 5 сыйныф  укучылары фельдшер-акушерлык пунктына бардылар, анда медицина хезмәткәре һөнәренең мөһимлеге турында белделәр, сәламәтлек саклау өлкәсендә төп медицина процедуралары һәм үсеш мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар. Мондый чаралар укучыларга белемнәрен киңәйтергә, һөнәри үзбилгеләнүдә беренче адымнарын ясарга һәм олы тормышка әзерләнергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International