27 декабрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар бәйрәм чарасында актив катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар. Мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укудагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде.