Иске Мичән авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Туган җиргә кайтты кайтмаганнар”, “Хәтер китабы” на төренеп” исемле район смотр - фестивале кысаларында Олы Шыңар авыл җирлегенең “Солдат артистлар” хисап - иҗат концерты узды. Фронт көннәре һәм солдат туганлыгының какшамас рухы сугыш кырларында, госпитальләрдә иптәшләре, яраланган солдатлар алдында чыгыш ясаган, үз талантлары белән сугышчан рухларын күтәргән, җиңүгә өндәгән, бу авыр вакытта бәхет минутлары бүләк иткән артист солдатлар турында театральләштерелгән постановкада күрсәтелде.
Концерт программасында сугыш елларының иң авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән җырлары, тылда эшләүче хатыннар, аналар һәм балалар турындагы җырлар яңгырады. Концерт программасы җентекләп уйланылган һәм жанрларның төрлелеген үз эченә алган: сугыш турындагы тирән эчтәлекле шигырьләрдән алып сугыш елларының патриотик җырларына кадәр. Бию, вокал коллективлары, дуэтлар, аерым җырчылар чыгыш ясады. Фойеда безнең геройларыбыз, авылыбыздан чыккан кешеләр турында сөйләүче тематик күргәзмә аерым бер атмосфера тудырды. Патриотлык һәм каһарманнарның батырлыгына тирән хөрмәт белән тулы бу чара катнашучыларның барысында да онытылмас тәэсир калдырды.