Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда  озак еллар музей җитәкчесе булып эшләгән, музейга нигез салган, яшәү дәверендә Саба ягының тарихын, истәлекле урыннарын, хезмәт сөючән, күренекле кешеләрен барлауда күп көч түккән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, медалләр алган шәхесебезне, Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе булып узды. Әлеге кичәдә бергә эшләгән музей хезмәткәрләре, укытучылар, аның укучылары, төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр, мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы да Рәйсә  апа Сираҗиеваның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Ул калдырган бай мирас безгә бик тә кадерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International