Ватан Геройлары көне

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген, 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан гимназиядә Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватанга тугрылык» батырлык дәресе үткәрелде. Кунакка Янгучин Җәмил абый чакырылган иде. Ул үз Ватанының чын патриоты.

      Актлар залында шулай ук музыкаль батл оештырылды, анда 4 нче сыйныф укучылары зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышы көйләрен тыңладылар, җырладылар һәм биеделәр.

      Өлкән буын  һәм бүгенге көннең чын геройларының батырлыклары - тарих түгел. Бу безнең буын укучыларына үз илебезгә хезмәт итәргә һәм геройларны онытмаска өндәп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International