4 декабрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Көчле рухлылар»Халыкара инвалидлар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, әмма көчле характерлы кешеләр турында китаплар тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы язучысы һәм шагыйре, язмыш ихтыяры белән инвалид булып киткән, әмма әдәби иҗатта үз сәләтен тапкан Фәнис Яруллин; Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» повесте; Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиевнең «Бөртекләп җырлаган гомер» («бөртекләп яшәү») – казарма җимерелүдән исән калган солдатның автобиографик повесте .