Сезгә бүген 15

2025 елның 6 декабре, шимбә

Бүген Саба үзәк китапханәсендә "Сезгә бүген 15" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чара "Өлкәннәр" клубы оешуга 15 ел булу уңаеннан үткәрелде. Чара китапханәчеләр һәм өлкәннәрнең күмәк чыгышыннан башланып китте. Аннан сүз котлар өчен район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм  Заһидуллинга бирелде. Ул үзенең чыгышында "Өлкәннәр" клуб берләшмәсенең мәдәният тормышындагы әһәмиятен билгеләде,  район башлыгының Рәхмәт сүзен һәм истәлекле бүләк  тапшырды. Өлкәннәребезне әлеге истәлекле дата белән "Саба таңнары" газетасы редакторы Рөстәм  Исмагилов һәм "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова да котлады. Бәйрәм чарасы Мичәнбаш авыл клубы мөдире Альбина Гаврилованың матур җырлары белән үрелеп барды. "Өлкәннәр" клубына нигез салучы Габид абый истәлекләрне барлады, клуб оешу тарихы белән уртаклашты. Башка өлкәннәребез дә үзләренең хис-кичерешләрен җиткерде. Ветераннар советы җитәкчесе Альфред Назиповичның котлау сүзләре һәм музыкаль бүләге бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова рәхмәт сүзләре аша үзенең җылы теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International