Түбән Утар авыл клубында Югары Симет авыл җирлеге үзешчәннәренең «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп» исемендәге район фестивале кысаларында әзерләнгән «Хәтер альбомы. Солдат хаты» программасы нигезендә концерты булды

2025 елның 6 декабре, шимбә

Түбән Утар авыл клубында Югары Симет авыл җирлеге үзешчәннәренең «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп» исемендәге район фестивале кысаларында әзерләнгән «Хәтер альбомы. Солдат хаты»  программасы нигезендә концерты булды. Концерт сугыш башлану, солдат әниләренең сугышка «фронтка озату» күрсәтмәләре белән башланды. Концерт барышында халкыбызның батырлыгына, геройлар үстергән һәм сугыштан улларын көткән аналарга багышланган Сугыш еллары җырлары, шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән куелыш белән үрелеп барды. «Ак калфак» үзешчән фольклор коллективы ул катлаулы чорларның мохитен эмоциональ яктан чагылдырды һәм сугыш елларында аналарның ролен күрсәтте. Яшь артистлар башкаруындагы музыкаль композицияләр, җырлар, биюләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр тамашачыларны тарихтагы мөһим чорга, шулай ук яшьлеккә һәм туган якларга күчергәндәй сихерләде. Концерт программасы югары башкару дәрәҗәсендә үтте һәм тамашачыларның алкышларына күмелде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International