Яңа ел-һәркемнең яраткан бәйрәме. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. Яңа ел безнең һәрберебез өчен үзенең әкияти, тылсымлы нәрсәсе белән ассоциацияләнә. Безнең хәзерге дөньяда кибет киштәләрендә Яңа елга күп төрле, матур һәм якты товарлар пәйда була. Ләкин бала бүләкне үз куллары белән ясаганда, бу зур шатлык һәм ләззәт китерә. Яңа ел тылсымын көтеп, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел сюрпризы» мастер-классы үткәрелде. Балалар гипс сувенирларын бизәү процессыннан бик канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Һәм, әлбәттә, безнең катнашучыларның барысына да үз куллары белән ясалган бүләкне алып китү күңелле булды.