Ел саен 30 ноябрьдә иң изге һәм күңелле бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында 24-28 ноябрьдә бәйрәмнәр булып узды. Балалар яраткан әниләре өчен шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләделәр. Әниләр балаларының чыгышларын горурланып, сокланып карадылар. Ахырда балалар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр һәрчак балалары белән янәшә булсыннар, аларны яратсыннар һәм сакласыннар, ә балалар әти-әниләрен хөрмәт итеп, ярдәм итеп яшәсеннәр дип телисе килә.