Бүген, 29 ноябрь көнне Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Балалар әниләргә үзләренең өйрәнгән җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр, әниләр белән бергә уеннар уйнадылар, "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле матур булды.