Гимназияда “Театр атналыгы”

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Саба гимназиясендә укучыларга тәрбияви чаралар һәрдаим уткәрелеп тора. Ноябрьнең соңгы атнасы да 2- 4нче сыйныфлар өчен  «Театр атналыгы» белән башланып китте.  Бу чара, укучыларга сәнгатҗ әсәрләрен ойрәнү белән берлектә, аларга үз үзләрен сәхнәдә тотарга, җыр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләргә, сәнгәтле сойләм телен баетырга бик яхшы  этәргеч булып тора. Укучылар театр атналыгын ел саен бик көтеп алалар. Нинди генә әсәр сәхнәләштерелмәгән иде. Халык әкиятләре, йолалар, бәетләр... Шушындый чараларда әти-әниләрнең дә ярдәмен тоеп тору аеруча куандыра. Укучылар, мәктәп, әти-әниләр бердәм булганда гына,  тәрбияви чара үтемле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International