«Ипи тәме»

2025 елның 14 ноябре, җомга

12 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә «Әдәби алан» проекты кысаларында «Ипи тәме» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Очрашуда катнашучылар күренекле татар язучысы Габдрахман Әбсәләмовның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Аның «Без кырык беренче ел балалары» повестена аерым игътибар бирелде.
Балалар   сугыш чорында икмәкнең кыйммәте турында  күңелгә үтеп керерлек итеп тасвирланган өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.  Бу юллар яшь укучыларга ул елларның авырлыгын һәм ата-бабаларының батырлыгын яңача аңларга ярдәм итте.
Әдәби сәгать иҗади эш белән тәмамланды: балалар проект соравына җаваплар яздылар һәм теләге булганнар «Блокададагы Ленинград икмәге» темасына рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International