Явлаштау авыл китапханәсендә «Исәнме, яңа китап!» дип аталган әдәби очрашу үткәрелде. Чараның төп кунаклары-мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды. Очрашуның максаты- балаларда укуга кызыксыну уяту һәм аларны яңа әдәби геройлар белән таныштыру. Балалар китапханә фондына күптән түгел генә кайткан матур китапларны кызыксынып карадылар. Китапханәче кыскача гына аларның берничәсе турында сөйләде. Балалар яңа китапларның берсен китапханәче укуында тыңладылар һәм сорауларга актив җавап бирделәр. Яңа китаплар белән танышканнан соң фикерләүне үстерергә ярдәм иткән «акыл өчен гимнастика» күнегүләре эшләнде. Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларда китапка мәхәббәт формалаштыруда мөһим адым булды