21 ноябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Пешекче эше» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «Оста-Саба» чемпионаты узды. Чемпионатта 27 укучы катнашты. Конкурс ике этаптан торды: теоретик һәм практик.
Теоретик этап катнашучының «Пешекче эше» һөнәре турында хәбәрдар булуына бәйле биремнәрне, ә практик этап бирем нигезендә ризык әзерләүне һәм презентацияләүне үз эченә ала. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!