Явлаштау урта мәктәбе укучылары быел да Бөтенроссия Алдынгылар хәрәкәте бүлекчәләре бәйгесендә катнашалар. Бүген, «Первичка в деле!» иҗади конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге номинациядә бөтен Россиядән 4085 команда катнашты! Балалар үзләренең хыяллары, планнары һәм җиңүгә омтылышлары турында сөйләгән видеороликларын тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан 2164 команда призерлар исемлегенә керде. Алар китап кибетеннән 3000 сумлык сертификат алачак. Әмма, иң шатлыклысы-безнең команданың эше дә призерлар рәтендә. Бу-искиткеч! Сез булдырасыз! Алга таба да уңышлар! Алдынгылар, чыннан да, эштә!