Югары Симет авыл китапханәсендә «Татарча диктант - 2025» Бөтендөнья мәгариф акциясе узды. Акциянең төп максаты - татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел диктант өчен бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри («Кабуснамә») әсәрләреннән өзек сайланды.