«Россиянең Кояшлы талантлары» IV Бөтенроссия иҗат фестивале

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Казанның «Полимер» мәдәният йортында «Россиянең Кояшлы талантлары» IV Бөтенроссия иҗат фестиваленең гала концерты булды. Чарада 150дән артык катнашучы — менталь тайпылышлары булган балалар һәм өлкәннәр катнашты. Аларның яртысы диярлек-Даун синдромы булган кешеләр. Артистлар Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Екатеринбург, Красноярск, Түбән Новгород, Ульяновск, Яр Чаллы, Белгород, Балабан, Йошкар-Ола, Владимир, Алабуга, Байлар Сабасыннан килгәннәр. 6 номинациядә 27 номер тәкъдим ителде. Сәхнәдә ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп - интернаты»  укучылары чыгыш ясадылар, тамашачыларга бәйрәм атмосферасына үз өлешләрен керткән «Эх, зилем, зиләйле» җырын тәкъдим иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча коллектив 1 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International