30 октябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире, "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Шәмәрдән филиалы белгече Л.А. Свищева белән берлектә, укучылар өчен «Бантик» брелогы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара вакытында балалар мәрҗәннәр һәм җепләрдән төрлетөстәге брелоклар ясадылар. Мастер-класс бик уңайлы һәм күңелле шартларда узды. Бу иҗади очрашу балаларыбызга тиешле белем бирде, киләчәк иҗатка рухландырды.