«Россия халыклары уеннары»

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 ел вакыйгалары – ата-бабаларыбызның Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән батырлыгы белән бәйле. Бу - Россиянең күпмилләтле халкы хаклы рәвештә горурлана торган патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм уртак максатлар тирәсендә бердәмлек бәйрәме.

Олы Нырты авыл китапханәсендә 3 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, «Россия халыклары уеннары» исемле танып-белү уен программасы үткәрелде. Анда катнашучылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, Россия халыкларының хәрәкәтчән уеннары белән таныштылар.

Балалар «Горелки», «Маша и Яша» рус уеннарын, «Буш урын», «Түгәрәктә туп», «Түбәтәй» татар уеннарын, «Энә һәм җеп» башкорт уенын, «Елан койрыгы» чуваш уенын һәм башкаларны өйрәнделәр һәм уйнадылар. Балалар яңа белемнәр һәм күтәренке рух алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International