«Мы силой единой сильны»

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – ватанпәрвәрлек һәм гражданлык халкыбызга берләшергә һәм илне басып алучылардан сакларга ярдәм иткән Ватан тарихының истәлекле битләренә тирән хөрмәт.

2025 елның 4 ноябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Читайка» клубы әгъзалары - Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары өчен «Мы силой единой сильны» дигән мәгълүмати-тарихи сәгать үткәрде. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары, шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре, Россия өчен әһәмияте белән таныштырдылар. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын һәркем истә калдырды. Ишеткәннәрне һәм күргәннәрне ныгыту өчен балалар белән «Мин — гражданин» һәм «Россия-күпмилләтле дәүләт» дигән викториналар үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International