Көзге “Уңыш бәйрәме”

2025 елның 18 октябре, шимбә

Һәр ел саен Мичән төп мәктәбендә укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән көзге бал үткәрелә. Залга кергәндә ук бәйрәм үзенә дәшеп тора иде. Бу матур һәм истә калырлык чара — барлык укучылар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы  эшләнмәләр, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек

 булды. Аннары балалар өчен көз темасына багышланган кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Балалар “Икесен бергә күрсәт”, “Кем игътибарлырак”, “Алар ничәү?” кебек  уеннарны бик яратып уйнадылар. Программага  табышмаклар, көзге җырлар, биюләр дә кертелгән иде. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International