Лесхоз урта мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре булды, алар безнең укучылар өчен “Һөнәри ориентация” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрделәр. Бу бик җанлы әңгәмә булды, анда полиция капитаны Гаянова Г.Ф., полиция инспекторы Насибуллин И.Д. һәм профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Г.Н. катнашты. Балалар инспектор һөнәре турында күп нәрсәләр белделәр.
Юлларда куркынычсызлык темасына аерым игътибар бирелде. Балаларга яктылык кайтаручы элементларны куллану мөһимлеген искәрттеләр.
Ә шундый белем бирү чарасыннан соң ЮИД командасы үзләренең искиткеч чыгышларын тәкъдим итте!