Иштуган гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар, укытучылар, ата-аналар көче белән оештырылган хәйрия ярминкәсе булып узды. Бу чара ниндидер тормышчан, җылы , ихлас чын бәйрәм булды. Чараны оештыручылар ярминкәгә һәр теләүчене җәлеп итәргә тырыштылар. Укучылар, укытучылары белән берлектә, сатуга үзенчәлекле әйберләр тәкъдим иттеләр. Алар барысы да сатып алучыга ошады, күңеленә хуш килде. Ә әти-әниләр исә, балаларга сату нокталарын оештыруда ярдәм иттеләр, тәмле сый – нигъмәтләр әзерләделәр. Сыйныф җитәкчеләре, бу көнне, укучыларның консультантлары, киңәшчеләре иделәр. Бу чараны оештыруга көчләрен куйган һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, күңелләребездә игелеклелек нурлары сүнмәсен!