1 октябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Яхшылык һәм хөрмәт көнендә өлкән яшьтәгеләрне зурлыйбыз.Бассейныбыз да бу көнне оешмабызда эшләп чыккан өлкәннеребезне котлаудан читтә калмый. Елдагыча без өлкәннәребезне чәй өстәле артында каршы алдык, аларга матур теләкләребезне җиткереп, җитәкчебез бүләкләрен тапшырды.Хезмәттәшләребез аралашып, ял итеп яхшы кәеф белән таралыштылар.