Хөрмәтле Саба районы халкы!

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитеты 2025 елның 15 октябреннән 15 ноябренә кадәрге чорда районның муниципаль маршрутларында җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын каплау турында хәбәр итә.

Компенсация түбәндәгеләргә биреләчәк: Татарстан Республикасы Саба районында яшәүче 1961 елда һәм аннан алдарак туган ирләргә, 1966 елда һәм аннан алдарак туган хатын-кызларга.

Компенсация алу өчен түбәндәге документлар кирәк: гариза, йөрү билетлары, паспорт күчермәсе, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты реквизитлары, Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык. Компенсация алу өчен документлар 2025 елның 30 ноябренә кадәр Саба муниципаль районы Башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе секторында түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Байлар Сабасы бистәсе, Г.Закиров урамы, 52 нче йорт.

Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формалары белән тулы мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://saby.tatarstan.ru/postanovlenie.htm?pub_id=4758881

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International