Әтиләр көне уңаеннан Олы Шынар урта мәктәбендә әти-әниләр белән балалар арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән тематик чаралар уздырылды.
Укучылар «Әтием белән бергә» Бөтенроссия акциясендә, «Әтиемнең алтын куллары» иҗади остаханәсендә, «Әтием киңәше» акциясендә һәм «Чын йөрәктән сөйләшү» дискуссион клубында катнаштылар.
Әлеге чаралар әтиләргә рәхмәт белдерү, җылы истәлекләр белән уртаклашу һәм баланы тәрбияләүдә әтиләр роленең әһәмиятен ассызыклау өчен матур мөмкинлек булды.