Саба гимназиясенең “Аулак-өй” төбәкара проект җиңүчеләре, бер торкем укучылар һәм җитәкчеләре, Казан шәһәренә “Мәдәни сәяхәттә” булып кайтты. Проект җитәкчесе,Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина чакыруы буенча әзерләнгән әлеге программа эчендә төрле чаралар каралган иде.
Патриот шагырь Муса Җәлилнең музей-квартирасындагы очрашу укучыларга аеруча да ошады. Алар үзләре дә М. Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм бик күп кызыклы мәгълүматләр алып, кабатланмас экспонатлар карап, үзләренең белемнәрен баеттылар.
Программа Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт белән тәмамланды. Бу көнне артистлар тамашачыга Илгиз Зәйниевның “Туган-тумача” дип аталган мелодрамасын тәкъдим итте. Әйе, көлдерде дә, елатты да артистлар. Тормыш кыйммәтләрен бәяләргә өйрәтүче элеге спектакль һәрберебезнең күңелендә озак сакланыр.