Егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

2025 елның 11-12 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 15, 17, 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

  •     Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән, Татарстан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан һәм Пермь краеннан 350дән артык алдынгы спортчы катнашты. «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары командасы да бу ярышларда актив катнашты. Спортчылар лаеклы көрәш күрсәттеләр һәм югары дәрәҗәдәге ярышларда зур тәҗрибә тупладылар.

   Безнең спортчыларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

 15 яшькә кадәр

Раплева Диана 65 кг авырлык категориясендә-1 урын;

17 яшькә кадәр

 Созыкина Мария 55 кг. авырлык категориясендә -3 урын

 Раплева Диана 65 кг авырлык категориясендә-3 урын;

19 яшькә кадәр

  • Алсина 55 кг авырлык категориясендә-3 урын

Спортчыларны «Олимп» спортмәктәбенең сумо буенча тренер-укытучысы Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы әзерләде.

 Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр һәм яңа спорт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International