Саба районы “ОНИКС” белем бирү үзәгенең 6Б сыйныфы командасы «Президент ярышлары»ның республика этабында җиңү яулап, Краснодар краеның «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган әлеге ярышның Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр!
Укучылар үзләренең яхшы физик әзерлеген, белем һәм команда дуслыгын күрсәттеләр. Аеруча бадминтон ярышында лаеклы чыгыш ясап 1 урын яуладылар!
Сәләтле укучыларыбызга тырышлыклары, максатчанлыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Команда җитәкчесе Шакиров Илһам Рәсимовичка һөнәри осталыгы, ярдәме һәм чемпионнарыбызны әзерләүгә керткән хезмәте өчен аерым рәхмәт!
«Президент ярышлары» - сәламәтлекне ныгытуга, балаларны спортка җәлеп итүгә һәм сәләтләрне ачыклауга юнәлтелгән мөһим чара. Безнең укучыларның бу зур вакыйганың бер өлеше булулары һәм шундый югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән горурланабыз!