8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Казанда авыл яшьләрен үстерүгә юнәлдерелгән зур вакыйгалар уза: «Авыл энергиясе» Халыкара конгрессы һәм «Авыл көче» Форумы. Проект кысаларында катнашучылар Саба муниципаль районында булдылар, анда районның тарихы, истәлекле урыннары белән таныштылар, А.Каримуллин исемендәге Үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда, Чулпыч авылында роботлаштырылган мегафермада булдылар. Шулай ук "Сабантуй" спорт комплексында «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан проектта катнашучылар өчен спорт-күңел ачу чаралары оештырылды.
Экскурсия маршруты тәмамлангач, «Авыл энергиясе» Халыкара яшьләр инициативалары конгрессы һәм «Авыл көче»Бөтенроссия авыл яшьләре форумы кысаларында аграр көллияттә Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н .Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды.
Чараның максаты-актив авыл яшьләрен, экспертларны, хакимият һәм бизнес вәкилләрен авыл территорияләрен үстерү перспективалары турында фикер алышу, заманча практикалар кертү һәм яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү өчен берләштерү.
Утырыш программасына спикерлар чыгышлары, команда сессияләре үткәрү һәм авыл территорияләрен үстерү перспективаларына багышланган интерактив дискуссияләр оештыру кертелгән иде.