Саба урта мәктәбенең 6а һәм 6б сыйныф укучылары атна саен гуманитар ярдәм штабында СВО хәрбиләренә ярдәмгә маскировка бәйләргә йөриләр.
Балалар мондый челтәрләрнең хәрбиләргә дошман күзләреннән техниканы, инженерлык корылмаларын һәм сугышчыларның үзләренең яшеренү урыннарын яшерергә ярдәм итәчәген белә. Ятьмә үрүче һәркем аларның кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышана.