Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм Укытучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре лаеклы ялда булган педагогик хезмәт ветераннарының өйләренә барып котлап кайттылар. Укытучылар көне-иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу-үсеп килүче буынның укытучысы һәм остазы хезмәтен хөрмәт итүчеләр өчен бәйрәм. Искиткеч педагогларны һәм үз эшенең осталарын котлыйбыз. Лаеклы ялда булсагыз да, сез һаман да бик зур белем хәзинәсе булып торасыз. Сез батырлыкның, намуслылыкның, максатчанлыкның, яхшылыкның һәм гаделлекнең иң якты тормыш үрнәкләре. Сезнең җилкәгездә тулы бер буын бар, сез аларга үзегезнең өлешегезне салдыгыз, өйрәттегез, тәрбияләдегез, үстердегез! Элекке укучыларыгызның рәхмәте сезнең йөрәгегезне һәрвакыт җылытып торсын.