30 сентябрь көнне Сабабаш авыл клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Әлеге чара авылның өлкән буын кешеләрен бергәләп бәйрәм өстәле янына аларга ихтирам һәм рәхмәт белдерү өчен җыйды.
"Кояшкай”балалар бакчасы һәм Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өлкәннәрне әлеге матур бәйрәм белән котладылар .Балалар үзләренең сәләтләрен һәм өлкәннәргә булган хөрмәтләрен күрсәтеп, күңелгә үтеп керә торган чыгышлар әзерләделәр.
Концертта шулай ук Сабабаш һәм Мичәнбаш авыл клубы хезмәткәрләре дә катнашты, алар тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерде. Аларның чыгышы бәйрәмгә күңел күтәренкелеге өстәде һәм өлкәннәргә яхшы кәеф бүләк итте.
Котлау сүзе белән Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин чыгыш ясады. Ул барлык өлкәннәрне бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады.
Концерт төрле буыннарны берләштергән һәм өлкән буынга игътибар һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшергән якты вакыйгага әверелде.