2025 елның 27 сентябрендә «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә «Осталар шәһәре-2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә — күргәзмәсе узды. Бу чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылды. Күргәзмәнең максаты-җирле җитештерүчеләрне таныту һәм «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проектына ярдәм итү. Безнең районнан ярминкәдә 23 мәктәп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре тәкъдим итте.