Югары Симет урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы

2025 елның 26 сентябре, җомга

Югары Симет урта мәктәбендә беренче ата-аналар җыелышы 22 сентябрьдә оештырылды. Чара ата-аналарның аеруча актив катнашуы белән үтте: аларны яңа уку елында укыту-тәрбия процессының ничек планлаштырылуы кызыксындырды, ә бу инде уңыш нигезе.

1. Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ПДН инспекторы, полиция майоры Мансурова Алинә Равил кызы  "Финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору“, темасына;

2. Мәктәп директоры Гарифуллин Рәфис Нәкыйп улы "2024-2025 уку елы йомгаклары. Яңа 2025-2026 уку елына Старт: максатлар, бурычлар һәм гамәлләр бердәмлеге”, “Мәктәпнең тәрбия эшчәнлеге, Ата-аналар берлеге белән тандемда” темаларына чыгыш ясадылар.

Яңа уку елында беренче очрашу уңай тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International