"Солдатка аш" волонтерлар хәрәкәтенең башында башлап җибәрүче Фахрутдинова Зөлфия белән очрашу

2025 елның 19 сентябре, җомга

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иштуган гомумбелем бирү мәктәбе” ндә көмеш волонтер, “Солдатка аш” волонтерлар хәрәкәтенең башында башлап җибәрүче Фахрутдинова Зөлфия Габдельсамат кызы белән очрашу булды. Бу чара балаларны патриотик рухта тәрбияләү чарасы буларак оештырылды. СВО барган, илебез өчен катлаулы вакытта ватаныбыз турында уйлап, читтә калмаган кешеләр бүгенге көн геройлары булып калалар.

Зөлфия Габделсаматовна балаларга үзенең волонтерлыкка килү юлы турында, көмеш волонтерларның кем булуы турында сөйләде. Балаларны волонтер булырга, яхшылык эшләргә, ярдәмчел булырга  өндәде. Укучыларның кунакка сораулар бирергә, солдат ашы кабып карарга, кызык һәм файдалы итеп вакыт уздырырга мөмкинлекләре булды.Бистәбез белән солдатлар өчен  җыйган ярдәмне шулай ук кунаклар аркылы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International