Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте Дөньякүләм беренче ярдәм күрсәтү көненә багышланган «Беләм-ярдәм итәм» акциясенә кушылды. Беренче ярдәм күрсәтү көне Россиядә 13 сентябрьдә билгеләп үтелә. 2000 нче елда Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәте инициативасы белән билгеләнгән һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Мондый чаралар балаларны кискен вакытта югалып калмаска, дөрес карарлар кабул итәргә һәм мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер булырга өйрәтә. Укучыларыбызны шундый мөһим вакыйгада катнашулары белән котлыйбыз!