"Нәфис" фонды дүртенче мәртәбә свода катнашучыларның гаиләләрен беренче кирәкле продуктлар белән тәэмин итте

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Ике ел эчендә бу гаиләләргә тапшырылган ярдәмнең гомуми күләме 1,5 мең тоннадан артып китте

 Татарстанда МХО катнашучылары гаиләләре өчен «Нәфис» фонды хәйрия акциясенең дүртенче этабы тәмамланды. Фонд республиканың барлык шәһәр һәм районнарына гомуми авырлыгы 465 тонна булган гуманитар ярдәм җибәрде, аның составында 376 тонна азык-төлек продуктлары һәм 89 тонна көнкүреш химиясе бар.

Берничә ай файдалануга исәпләнгән җыелманы һәлак булган сугышчыларның гаиләсенең һәр әгъзасы – хатыннары, балигъ булмаган балалары, ата-аналары алды. Шулай ук I һәм II төркем инвалидлык алган МХО катнашучыларының гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелде.

"Бүген МХО катнашучылары Ватаныбызның бәйсезлеген, аның кыйммәтләрен, принципларын һәм киләчәген яклый. Без 2023 елның декабреннән бирле уздырган акция - ул безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә уртак ярдәмгә керткән өлешебез. Аларның һәркайсының игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алынуы бик мөһим», – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» ХФ гамәлгә куючысы һәм Советы рәисе Ирек Богуславский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International