Патриотик тәрбия бирү максатыннан һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында 4.09.2025 конне "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нен хореография бүлеге укучылары (укытучылары А.З.Мөбәрәкҗанова), хәтернең, тынычлыкның мөһимлеген һәм кеше тормышының кыйммәтен искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар. Экскурсия вакытында балалар музейдагы иң кыйммәтле экспонатлар белән таныштылар. Бу-Саба районы тарихын һәм мәдәниятен ачучы материаллар. Алар арасында — мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләү кәгазьләре күчермәләре, археологик табылдыклар, акча билгеләре коллекцияләре, Г.Тукай һәм аның замандашларының скульптур сурәтләре (авторы — К. Җамитов), өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры — снайпер Абдулла Мотыйгуллинның шәхси әйберләре, Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиевнең шәхси әйберләре һ.б. 5D кинозалында балалар районыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә "очыш ясадылар". Шулай ук музей залларында заманча компьютер һәм мультимедиа технологияләре дә балаларда зур кызыксыну уятты.
Музейга бару укучыларда җирле тарихны һәм мәдәни мирасны тирәнтен аңлау өчен ярдәм итәчәк.